Сезгә әйтер сүзем бар...(язучы-шагыйрьләрнең фәлсәфи фикерләре)

Гибасева Эльмира Мансуровна

МИРГАЗИЯН ЮНЫС

ü Тел белү- дуслашуның сиксән проценты. Чит ил кешесе белән элемтәгә керергә, аны аңларга, дус итәргә теләсәң, син аның туган телендә өйләшергә тиешсең. Әгәр син аныңча күзаллый, аныңча тоя белмәсәң, аралашу барлыкка килми.

ü Тән аруына җан, бәгырь аруы кушылганда энә очы чаклы да гаделсезлек ат башы булып күренә башлый.Бу очракта дөреслек, гаделлек, хакыйкать үрнәк дәрәҗәсендә сакланырга тиеш.

ü Ике көчле милләт бер төбәктә яши алмый.Кайсыдыр аңа хуҗа булып калырга, җиңелгән милләтне юкка чыгарырга тырыша.Тарих шул турыда сөйли.Инглизләр белән ирландлылар, Кытай белән Манчжурлар, мисыр гарәпләре белән коптлар.Хуҗа булып калган милләт җиңелгән милләткә яла ягар өчен, аның тарихыннан, гореф-гадәтләреннән, аның һәр эшеннән гаеп эзли  башлый. Гаеп, билгеле , табыла.Җиңгән халыкның җиңелгәннәррне җәберләве, рәнҗетүе билгеле хәл. Шуңа күрә дә алар арасында сугыш аяусыз, соңгы сулышкача дәвам итә.

ü Руслар иң ләгънәтле кешегә “без рода и племени” диләр. Тамырсызлык- искиткеч куркыныч, рухсызлыкка алып бара торган нәрсә. Халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләренә тоташкан тамыр аша бабаларыбыз буыныннан шифалы егәр килеп, рухи тормышыбызны тукландырып тора. Рухсызлык- хайванлыкка  кире әйләнеп кайту өчен салынган шома һәм туры юл. Борынгыларның эзләрен күреп тормаганда без, ни сәбәптер, алга бара алмыйбыз. Ата- бабадан калган эзләрне югалту адашуга дучар итә.Тарихның артта калган юллары никадәр җете күренсә, алдагы офыклар да шулкадәр киңәйгән, киләчәккә юнәлгән була.Үткән заман тәҗрибәсе белән коралланмыйча, сәламәт киләчәккә барып булмый.

 

ü Туган телнең һәр сүзенә ерак бабаларыбызның шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре, аларның теләкләре, яшәү ысуллары, зәвыклары язылган, ә без бу язуларга сукыр кеше шикелле карыйбыз.Һәр сүзнең яңгырашында тарих авазлары ишетелә, ә без чукраклар, ул авазлар безгә килеп җитә алмый.Ана теле сүзләренә язылган хакыйкать яшәргә комачаулап бәгырьләргә тиеп тормасын өчен, без борынгы сүзләрне җиңел генә яңага алмаштырабыз.

 

ü Юк, кирәкми ул аерылышу, ничек кенә булса да бергә-бергә, аерылышмыйча, бер-береңне ташлап китмичә яшәргә кирәк.Аккошлар, кыр казлары ялгыз яши алмыйлар. Ирен югалткан ана аккош, хатынын югалткан кыр казы биеклеккә, болытлар өстенә менә дә таш булып җиргә бәрелеп төшә.Ә без аерылабыз!

ü Белмәү битарафлык тудыра, ә битараф тәвә кошы шикелле башыңны комга яшереп яшәү шундый тыныч, рәхәт ул.

ü Адәм баласының эчке төзелеше шундый, тикшерү вакытында син үлсәң дә тыныч утыра алмыйсың. Һәр тикшерү сиңа егерме-егерме биш процент инфаркт  алып килә, һәм дүрт-биш тикшерүдән соң инде син Газраил белән очрашырга тулысынса әзер.

ü Без инде беренче класстан, юк, балалар бакчасыннан ук шул гадәткә өйрәнгәнбез: безнең үзебезгә кирәк чакта – якынрак, начальникларга кирәк чакта –ераграк урнашырга.

 

ü Көз- адәм баласының тырышлыгын, аның түземлелеген котлап бирелгән ел фасылы.Көзге муллык, һаваның сабыр рәхәтлеге- җаның ни теләсә шул бар.Тирә-юнҗдә моңсу акварелҗ төсләре. Җәйге эсселек, аллага шөкер, сүнгән.Коеп явасы язгы яңгырлар, ачы билләр исәргә иртә әле.Яшә. Рәхәтлән. Рәхимле фасылның кадерен бел!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarnyn_hlakyy_kodeksy.docx17.42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарның әхлакый кодексы

1. Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере була. Һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.
2. Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла.
3. Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!
4. Татар кешесе! Горурлан! Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә, үзеңнең дә гадел хөрмәткә лаек икәнлегеңне онытма.
5. Татар кешесе! Уяу бул! Кайбер милләтләрне үз куллары белән юк итү сәясәте әле һаман да бетмәгән. Тарихтагы ялгышлар кабатлана күрмәсен. Хөсетлек, көнчелек, вак мәнфәгатьләрдән өстен торыйк. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
6. Татар кешесе! Укы! Гыйлемле-белемле бул! Дәүләт төзү, аның белән идарә итү өчен дә, рухи һәм матди байлык туплау өчен дә аң-белем кирәк. Кушканны гына эшләүче түгел, үзең дә иҗади дәрәҗәдә эшләрлек зур белемгә ия бул.
7. Татар кешесе! Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен, сиңа айнык акыл, сәламәт рух кирәк. Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә.
8. Татар кешесе! Тирә-ягыңа кара! Без ата-бабаларыбыздан калган матур һәм бай җирдә яшибез. Үзең яшәгән җирнең кадерен бел, аны киләчәк буыннарга пычранмаган килеш тапшыр.
9. Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма. Нәселеңнең рухы, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулыңда. Халыкның киләчәге ишле, тәрбияле гаиләдә. Гаилә корганда җавапсыз һәм талымсыз булма.
10. Татар кешесе! Онытма! Кешелек дөньясы, кызганычка каршы, камил түгел. Халыкларны сортларга бүлеп, аларны үзара каршы кую дәвам итә. Татарлыгыбызны сынарга теләүчеләр табыла икән, көрәш мәйданына чыгарга әзер бул!
11. Татар кешесе! Син — төркиләр токымыннан. Туганнарыңның күплеген онытма. Туганнарыңа сыен һәм туганнарыңны сыендыр.
12. Татар кешесе! Зур гаделлеккә ирешер өчен, алдынгы һәм прогрессив җәмгыятьләр белән элемтәдә бул. Аларның уңай тәҗрибәләрен үзләштер һәм башкаларга да ирештер.