экологик программа
Предварительный просмотр:
Балтач муниципаль районы
Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе
Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбенең
2012 - 2016 нчы уку елларына
экологик тәрбия программасы
Программаны төзеде:
Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбенең
биология һәм химия укытучысы
Кәримова Гөлсинур Гайнановна
Аңлатма язуы
Экология - кешелек дөньясының бүген иң актуаль проблемасы булып тора. Кешенең әйләнә - тирәгә игътибарлыгы артса да, чишеләсә мәсьәләләр дә җитәрлек .
Әйләнә - тирәнең , һава , җир һәм суларның пычрануы , табигый байлыкларның кимүе, экологик шартларның начарая баруы кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый . Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия.
Укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе - табигатьне аңларга , яратырга өйрәтү . Чөнки яшьтән үк әйләнә - тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү бик кыен эш . Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк . Ә моңа табигатьне белү, аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин . Шуңа күрә мәктәптә экологияне өйрәнүгә, табигатьне саклауга зур игътибар бирелә . "Табигатькә дуслык кулы сузу" түгәрәгендә, химия, биология , ТИН, география , әдәбият кебек дәресләрдә һәм башка класстан тыш чаралар үткәргәндә дә экологиягә, табигатьне саклауга нык игътибар ителә .
Табигатьтәге фәнни тикшерү эше- ачык һавадагы лаборатория яки дәрес ул.
Кайда, кайсы урында булсак та, зәңгәр күктәге болытларга, агачларга, яшел үлән, агымсуга карап матур, тыныч уйлар уйларга тырышабыз. Әвәлгеләр йөрәк-елга, күз – чишмә дигәннәр. Кешелек белән табигать һәрдаим тыгыз элемтәдә. Менә шушы элемтәне без мәктәп бусагасыннан күреп, тоеп, өйрәнеп торсак кына ныгыта алачакбыз. Шуңа да бөек галим Ушинский: “Матур табигать яшь күңелнең үсүенә шулкадәр көчле тәрбияви йогынты ясый ки, бу яктан педагогның сүзләре аның белән тиңләшә алмый, чөнки баланың әрәмәләрдә яки кырларда бер генә көн булуы да, мәктәптә әллә ничә атна буена үткәргән вакытка тора”- дигән. Без монда үсемлекләрнең яшәү шартлары белән тыгыз бәйләнештә икәнлеген аңлыйбыз, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклыйбыз, табигать белән хозурланабыз, аны сакларга тырышабыз.
Прграмманың эшчәнлеген “Туган як серләре” программасы белән берлектә алып барабыз. Эколлогия киң мәгънәгә ия , шуңа күрә үсемлекләр дөньясы гына түгел, хайваннар дөньясы белән берлектә алып барыла. “Туган як серләре” программасы авыл табигате , топонимикасы, елга, күлләр, чишмәләрне өйрәнүне үз эченэ алган. Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да якын, кадерле. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез - океаннарга тормыш бирүчеләр.
Безнең бабаларыбыз да борын-борыннан чишмә-күлләрне, урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган. Без дә аларның эшләрен дәвам итттереп, чишмә-күлләрне, урман-болыннарны һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торабыз. Табигатьне саклау – ул безнең киләчәгебезне саклау.
Программаның максаты
-Шеңшеңәр,Ор авылы табигате, аның иң хозур урыннары һәм саклана торган җир-сулары, җәнлек-хайваннары, сирәгәя баручы үсемлекләре турында укучыларның белемнәрен киңәйтү.
-Чагыштыра белү күнекмәләрен, үз эшчәнлекләрен планлаштыру осталыгын үстерү.
-Патриотизм, актив тормыш позициясе, дөньяга экологик караш һәм экологик культура тәрбияләү.
-Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
-Сәламәт яшәү рәвәше формалаштыру, бу эшкә әти-әниләрне дә җәлеп итү.
Программаның бурычлары
-Укучыларның экологик белемнәрен арттыру.
-Укучыларда Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.
-Укучыларның экология өлкәсендәге белемнәрен арттыру, аларның танып белү мөмкинлеген үстерү, күзәтүләрне анализлап нәтиҗә ясарга.
Программа 5 этаптан тора
.
I этап . Авылның топонимикасы . географик урыны , тарихы .
II этап . Гидронимика. Эчке суларны өйрәнү .
III этап . Флораны өйрәнү.
IV этап. Табигать һәйкәлләре. Авылыбызның Кызыл китабы.
V этап . Фәнни –эзләнү эшләре белән шөгыльләнү.
Программаның эчтәлеге
I этап . Авылның топонимикасы . географик урыны , тарихы
1. Балтач –Республиканың иң төньяк районы.
2. Авылның географик урыны , тарихы .
3. Шеңшеңәр авылының географик урыны, авылның оешу тарихы.
4. Ор авылының географик рыны, оешу тарихы .
5. Балтач районы һәм Маяк колхозы карталарын төзү.
II этап . Гидронимика. Эчке суларны өйрәнү.
1. Чишмәләрне өйрәнү.
а) Татар халкы чишмәләр турында .
б) Чишмәләргә бәйле йолалар, гореф - гадәтләр, уеннар һ.б
в) Кеше сәламәтлеге һәм чишмә суы .
2. Чишмәләр паспортын төзү.
3. Инешләрне өйрәнү.
а) Шецшеңәр һәм Ор авылының нинди өлешеннән ага ?
б) Кайдан башлана, кая кушыла ?
в) Инешләрне чистарту.
г) Инешләрнең флора һәм фаунасы .
3. Күлләрне өйрәнц.
а) Шеңшеңәр һәм Ор авылларының нинди өлешендә урнашкан?
Б Жцлләрнең килеп чыгышы тарихын өйрнү .
в) Күлләрнең флора һәм фаунасын өйрәнү .
г) Кү лләрне чистарту, һәм саклау.
4. Коеларны өйрәнц.
а) Шеңшеңәр һәм Ор авылларының нинди өлешендә урнашкан ?
б) Коеларның тарихын өйрәнү .
в) Коеларны чистарту, саклау.
5. Елгаларны өйрәнц.
а) Шеңшеңәр һәм Ор авылларының кайсы өлешеннән ага ?
б) Кайдан башлануын ачыклау ?
в) Нинди юнәлештә ага ?
г) Шушма елгасының флора һәм фаунасы .
III этап .Флораны өйрәнү .
1. Кыргый цсемлекләрне өйрәнү .
а) Таудагы кыргый цсемлекләрне өйрәнү .
б) Болындагы кыргый цсемлекләрне өйрәнү .
в) Кырдагы кыргый цсемлекләрне өйрәнү .
2. Культуралы цсемлекләрне өйрәнү .
а) Кырдагы культуралы цсемлекләрне өйрәнү .
б) Бакчадагы культуралы цсемлекләрне өйрәнү .
в) Культуралы цсемлекләр турында агрономнар белән һәр-
вакыт әңгәмәләр цткәреп тору.
IV этап. Табигать һәйкәлләре. Авылыбызның Кызыл китабы.
- Шушма елгасы – табигать һәйкәле, андагы үсемлек һәм хайваннарны өйрәнү.
- Кызыл китапка кертелгән цсемлекләрне өйрәнц .
- Үсемлекләрне саклауда Кызыл китапның роле.
V этап . Фәнни –эзләнү эшләре белән шөгыльләнү.
1. Укычыларны фәнни эшне башкаруның төп кагыйдәләре белән таныштыру.
2. Өйрәнгәннәрдән чыгып фәнни эшчәнлекне башкару.
Кулланылган әдәбият
1.Н.М.Верзилин Робинзон эзләреннән Казан Татарстан китап нәшрияты 1975
2. Н.С.Мусин “Мәңгелек урман” Казан Татарстан китап нәшрияты 1997
3. К.Г. Гыйльметдинов “Яшел океан” Казан Татарстан китап нәшрияты 1960
4. “Без – табигать балалары” Мәгариф №11 2002
5. “Агыла да болыт агыла” Казан Мәгариф 1993
6.”Тәгәри китте йомгагым” Казан Мәгариф 1993
7. Иркен минем туган илем Казан Татарстан китап нәшрияты 1987.
8. Гарәфи Хәсәнов Казан Татарстан китап нәшрияты 1981
9. Ботаникадан уку китабы Казан Татарстан китап нәшрияты 1983
10.Н.Х.Саттарова“Уенлы һәм җырлы җәй”Казан Мәгариф” нәшрияты 1999