Учитель года 2018
Предварительный просмотр:
Эссе “Мин укытучы “
“Ни белән үлчәнә укытучы һөнәре?”
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән.
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган эзләр белән.
Шул орлыктан шытып чыккан игелекле эшләр, кичергән хисләр, өр яңадан ачкан дөньялар белән дә үлчәнәдер гомер.
Кеше дигән дөньядан да гаҗәбрәк, кызыклырак, гыйбрәтлерәк берни юк бу җирдә. Ә һәр кеше – үзе бер дөнья. Ни белән үлчәнә соң үткән гомер?Узган гомер, шул юлларда кылган эш-гамәлләр, табылган дуслар, нәтиҗәләр белән.
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бөйләнгән була. Менә шушы истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.
Укытучы булу теләге миндә 2нче сыйныфта укыганда туды. Шул вакытта мин үземә “укытучы булам” дидем.Укытучы һөнәренә мәхәббәт уятучы - минем беренче укытучым Булатова Җәмилә Хаҗи кызы булды.Ул безне, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Менә шул чагында укытучы апа минем кечкенә йөрәгемә сүнмәслек зур дәртләр салды. Минем дә аның кебек буласым килде. Бу теләк көннән-көн арта барды. Аның һәр дәресе мавыктыргыч, кызыклы иде.Өлкәнрәк сыйныфларда укыганда, “нинди һөнәр сайларга ?”соравына минем җавабым әзер. Әти –әнием “Табиб буласыңмы әллә, кызым?”-дисәләр дә, минем балачак хыялыма каршы килмәделәр. Шушы хыялым мине 1993 елда беренче номерлы Казан педагогика көллиятенә алып килде. Әлеге уку йортында укуым белән мин горурлана идем.Чөнки мин – булачак укытучы. 1997 ел. Кулда диплом.Бу шатлыклы минутларны сүз белән генә аңлатып булмый. Балачак хыялым чынга ашты. Мин бәхетле. Мин укытучы. Татар теле укытучысы.Шул көннән башлап, мин бөтен күңелемне биреп дәресләремне үткәрәм. Балаларны, туган телем – татар телемне яратуым мине татар теле укытучысы иткәндер.
“Яхшы укытучы булыр өчен, үзең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк” ди В.Ключевский. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм.
Мин рус мәктәбендә татар теле һәмәдәбияты укытам.Татар теленә өйрәтү мәсьәләсе аерым бер мөһим проблема.
Татар телен рус баласына өйрәтү - минем өчен шатлык, горурлык. Укучыларыма телебезнең байлыгын, гореф гадәтләрен җиткерә алуым белән мин бәхетлемен.
Укытучының төп вазифасы укыту белән генә чикләнмичә, бала күңеленә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияләү булып та тора. Бу, әлбәттә, укытучыдан күп энергия, тырышлык һәм системалы эшләүне таләп итә.
Хезмәтем тынгысыз, еш кына көтелмәгән ситуацияләр алдында калам. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә рус телле балалар : “Исәнмесез,” – дип каршы ала, кайтып киткәндә: “Сау булыгыз”, - дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелне ниндидер рәхәт, җылы хисләр биләп ала.
Бүгенге көндә мин алты сыйныфта белем бирәм. Һәр сыйныфтагы һәр укучы - индивидуаль шәхес. Араларында бик сәләтлеләре дә, фәнгә бармак аша караучылары да бар. Шулай да һәрберсе белән уртак тел табып эшләргә тырышам. Иң зур теләгем: укучым үзенең фикерен кыю итеп башкаларга җиткерә алсын, матур сөйләмгә ирешсен. Ә укучыларны укуга ничек җәлеп итәргә? Бу сорау бүгенге көндә күпләрне борчый, авыл җирендә бигрәк тә. Чөнки мәктәп баласының укудан тыш, өйдә дә эшләре күп: мал- туар карау, кар көрәү, язын, көзен бакчада эшләү һ.б. Шулай да балаларны ничек тә булса кызыксындырырга, укуга юнәлтергә кирәк. Ә эш сөйгән бала, минемчә, укуга битараф була алмый.Әлбәттә монда укытучының роле бик зур.
Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Сингапур методикасы элементларын куллану да , укучыларның укуга, фәнне үзләштерүгә кызыксынуларын арттырды.Чөнки һәр бала уйлаганын, фикерләгәнен әйтергә тырыша, иптәшләре ярдәменә таяна.
Һәр елны мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздырыла. Монда укчыларым бик теләп катнаша. Укучылар иншалар язалар, шигырьләр сөйлиләр, кроссвордлар чишәләр, сорауларга җавап бирәләр, һәр көн кызыклы, үзенчәлекле итеп үткәрелә.
Мәктәптә шулай ук "Туган тел" көне, язучылар иҗатына багышланган кичәләр, КВН нар уздырылып барыла. Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшенең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуында. Минем уйлавымча,укучы нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын- ул үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш. Мин үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам.
“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел” ди Ш.Маннур.Бу сүзләрнең мәгънәсенә инде укучыларым төшенә. Район,республика, ил күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда укучыларым теләп катнашалар һәм призлы урыннарга лаек булалар.
Безнең мәктәптә татар теле дә рус теле дә мөһим санала. Рус баласының китапханәдән татар китаплары,газета-журналлары алып укуы, татар телендә тапшыруларны кызыксынып каравы, фәнне өйрәтүдә 1 адым алга атлау дип саныйм.
Мин 11 нче сыйныфны җитәклим. Сыйныфымда 26 укучы.Укучыларымны үз балаларымдай бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Сыйныф житәкчесе буларак, укучыларның әти- әниләре белән дә тыгыз хезмәттәшлектә эшлим. Тәрбия өлкәсендә халык педагогикасына таянам, милли гореф-гадәтләр, бәйрәм- йолалар нигезендә толерант шәхес тәрбияләүне, укучыларда булган сәләт - мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны үстерүне төп бурычым итеп саныйм.
“Укытучыларның үз балаларына вакытлары калмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.Мин бу сүзләр белән килешмим.Беренчедән аның мәктәптәгеләре дә “үз балаларыбыз”, икенчедән, вакытны дөрес бүлә белсән, бар нәрсәгә дә вакыт җитә. Яраткан эшемә мин куанып, очып барам. Анда мине яраткан укучыларым көтә. Алар белән бергә куанам, алар белән бергә кайгырам мин. Без дус бер гаилә булып яшибез.
“Уку – инә белән кое казу” дигән татар халык мәкален белмәгән кеше сирәктер. Ай-һай, инә белән кое казып була микән? Бәлки, буладыр, тик моның өчен гомер буе эшләргә кирәк. Димәк ,укуны да гомер буе дәвам итәргә, тукталып калмаска кирәк. Укытучы, нәкъ менә шушы авыр хезмәтнең – укуның кирәклеген бала күңеленә сеңдерергә һәм аңа бу кыен эштә ярдәм итәргә тиешле кеше. Мин укучыларымны мәктәп бусагасын атлап,тормыш юлына чыкканда 2 телне дә камил белгән, бар яклап җитеш, үз –үзен яклый алырлык шәхес итеп күз алдына китерәм.Мәктәпне тәмамлаган кайбер укучыларым килеп, “татарча сөйләшергә өйрәткәнегез өчен рәхмәт” дигән сүзләрен ишетү, минем өчен әйтеп бетереп булмый торган бәхет ул. Димәк ,тырышлыгым юкка китмәгән. Ике укучым минем эшемне дәвам итәргә телиләр. Шуның берсе – рус кызы. Рус кызының татар теле укытучысы булырга теләве, минем эшемә иң зур бәя дип саныйм.Укучыларымда үз эшемнең нәтиҗәләрен күрү, мине яңа үрләргә омтылдыра.Укучыларым, мәктәбем, һөнәрем – минем тормышым. Татар теле укытучысы булуыма мин чиксез горурланам.
Без балалар күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтләребезнең җимешләре дә шундый булачак. Үз һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!