Син яшәрсең,нур чәчәрсең, татар сәнгать дөньясы!

Шарапова Рамиля Мударисовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon metodicheskie_razrabotki_sharapovoy_r.m.doc554.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

 

                                                         

                                                             

                                                     

                                                             Тукай районы  Бәтке урта

                                        гомуми белем бирү мәктәбенең

                                        беренче категорияле татар теле

                                                 һәм әдәбияты укытучысы  Шарапова Рамилә Мөдәрис

кызының  иҗади эше                                                                                                                                                                                                                                                  

   

Максат:

 1  Компьютер технологияләрен кулланып,  укучыларны әдәбият һәм     сәнгатьнең төрле яктан чагылышы белән таныштыру, халкыбызның гүзәл сыйфатларын ачуда әдәбият һәм сәнгатьнең ролен күрсәтү;

2  Укучыларны милли рухта тәрбияләү, аларның күзаллавын киңәйтү, иҗади активлыгын үстерү;

 3  Сәнгати зәвык, үз халкыңа, аның иҗатына, туган җиргә мәхәббәт һәм   горурлану хисләре тәрбияләү.

       Җиһазлау: компьютер, экран, слайдлар, сәнгать кешеләренең        портретлары, дисклар, стендлар.

Кичә барышы.

Төенчекләрен тотып ике әби килеп керәләр.

Мәликә:

-Уф, арыдым тәмам, бу базарда йөри-йөри бер хәлем дә калмады.

Хәмидә:

-  Сөйләмә дә инде күршем, бездән дә җүләр кеше бармы икән бу дөньяда? Кем инде Казан кадәр Казанга оныкларына кием алырга дип юлга чыга?

Мәликә:

- Әй, күрше,  әйтмә  дә. Бу Вьетнам базарындагы халык таптап китмәсә ярар иде, диеп йөри-йөри,  тәмам котым очты.

Хәмидә:

-   Әле  автобус килергә дә иртәрәк.  Әйдә,  ял итеп алыйк булмаса.

Мәликә  тукталышта багана янына бара, анда афиша күрә.

- Хәмидә, Хәмидә, кил әле монда, кара әле, бигрәк тә матур үзе, анда ни дип язылган? Нәрсә бу?

Хәмидә якын килеп укый:

- А-фи-ша.

Мәликә:

- Ә-фи-шә дисеңме?

Хәмидә:

- Юк инде, әфишә түгел, афиша. Бүген күрше мәктәптә кичә үткәреләчәк икән. Әйдә, барабызмы?

Хәмидә:

- Ә автобуска соңгарсак нишләрбез? Кайда кунарбыз ?

  Мәликә:

- Кайгырма син юкка. Шундый кичәне күрми китәмме соң? Анда бит  сәнгать кешеләре,  театр турында сүз барачак.

 Мәликә:

- Ә син кайдан беләсең ?

    Хәмидә :

  -Афишада шулай язылган.  Әйдә, күрше, тизрәк,  әйдә!

(Карчыклар төенчекләрен култык асларына кыстырып   кичәгә килеп керәләр, укытучы аларны каршылый).

       Укытучы.

   -Исәнмесез, әбиләр! Түрдән узыгыз,  кунак булырсыз. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Әдәбият һәм сәнгатъ елына багышланган кичәгә  рәхим итегез!

( Шигырь юллары.)

Шатлыклар күңелебездә,

Зур кояш күгебездә.

Яз айлары дип тормыйбыз

Кунаклар бүген бездә!

    Быелгы 2006 нчы елны  безнең президентыбыз Минтимер Шәрип  улы Шәймиев әдәбият һәм сәнгать елы итеп игълан итте. Шул уңайдан республикабызның, районнарыбызның мәктәпләрендә төрле кичләр, бәйрәмнәр, очрашулар үткәрелә. Без дә сезнең белән  бүгенге кичәгә җыелдык. Кичәбездә әдәбиятыбыз һәм сәнґатебез, халкыбызның күренекле сәнгать ияләре турында сөйләшербез.                                                Әдәбият ул күптармаклы. Без моның шулай булуын әдәбият дәресләре аша беләбез. Ә әдәбиятыбызның башы – ул халык авыз иҗаты. Сез, укучылар, әдәбият  дәресләрендә татар халык авыз иҗаты белән якыннан танышкансыздыр һәм үзегез өчен алар турында бик күп мәгълүмат алгансыздыр. Әйдәгез, бергәләшеп искә төшерик әле,  нәрсә соң ул халык авыз иҗаты? (Укучыларның җаваплары.)

       (Халык тарафыннан телдән иҗат ителгән әсәрләр җыелмасы халык авыз иҗаты дип атала).

      Укытучы.

Бик дөрес.  Ә халык авыз иҗатына нәрсәләр керә? (Укучылар җавабы).

       - Ә хәзер экранга карагыз. Анда табышмаклар язылган. Cез аларның дөрес җавапларын табарга тиешсез.(Экранда табышмаклар язылган слайдлар күрсәтелә).                                    

                                         Табышмаклар.

1. Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач

                                               (Ай һәм йолдызлар).

2. Аягы бар, кулы юк, аркасы бар, түше юк.

                                               (урындык).

  1. Көн – төн йөри,

Урыныннан китә алмый.

                                           (сәгать).

  1. Берәү сөйли, икәү тыңлый

                                           (авыз һәм колаклар).

  1. Ике агай янәшә -

берсен – берсе күрмиләр

                                          (күзләр).

  1. Авызы юк, теле юк,

      җаны юк,

    Сөйләгән сүзенең саны юк

                                          (каләм).

       Укытучы. Ә сез әкиятләр яратасызмы? Халык әкиятләрен яхшы беләсезме?

      Ни өчен  аларны халык әкиятләре дигәннәр? (Укучыларның җаваплары).

(Экранда бер-бер артлы әкиятлардән өзекләр язылган төсле рәсемле  слайдлар күрсәтелә: ( «Зирәк карт»,  «Өч кыз», «Үги кыз»).

 “Зирәк карт” әкиятеннән өзек:

 Егет әйтмичә булдыра алмый:

- Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтертмичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә, - ди.

Шуннан соң патша әйтә:

- Яхшы, дөньяда картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә, ди.      

      «Өч кыз» әкиятеннән өзек.

Тиен кече кызга әйткән:

- И, сөекле бала, - дигән, - Гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул.

Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге-мәңге онытмаслар, - дигән.

      “Үги кыз” әкиятеннән өзек.

Карчыкның аркасын йомшак кына итеп чабарга тотына.Аннан соң мунчадан карчыкны күтәреп кайта да йомшак урынга яткыра . Моннан соң убырлы карчык әйтә:

     - Кызым, башым бик кычыта , азрак башымны тарасана,-ди.  

(Укучылар әкиятләрнең исемнәрен әйтәләр).

Укытучы.  Алдагы биремебез мәкальләр белән бәйле. Борынгы заманнардан ук халык аерым кешеләрнең эшеннән, холык - гадәтеннән гыйбрәт алып яшәгән, билгеле бер нәтиҗә, хөкем чыгарган. Әнә шул рәвешле мәкальләр барлыкка килгән. Аларда халыкның тарихы, тормыш – көнкүреше, рухи дөньясы сәнгатьчә чагылыш тапкан.

        Укытучы. Хәзер сез, укучылар, мәкальләрнең  дәвамын табарга тиеш буласыз.

       (Укучылар   мәкальләрне җыйганнан соң слайдларда  бу мәкальләр тулысы белән күрсәтелә, укучылар җавапларын тикшерәләр).

                                     Мәкальләр.

  1. Ялган сөйләсәң – тотылырсың,

     Дөрес сөйләсәң – котылырсың.

  1. Эшләгәнең кеше өчен булса,

     Өйрәнгәнең үзең өчен булыр.

  1. Эш сөйгәнне ил сөяр.
  2. Ялкаулык – хурлык,

     Тырышлык – зурлык.

  1.  Белмәү гаеп түгел,

     Белергә теләмәү  гаеп.

  1. Акыл яшьтә түгел – башта.

(Мәкальләрнең мәгънәләре аңлатыла)

     Укытучы:

     -Ә сез халык җырларын яратасызмы?   Җырлар сезгә ошыймы?  Хәзер барыбыз да экранга карыйбыз. Анда сезгә таныш булган җырның  сүзләре язылган. Сез башта җырның исемен әйтерсез, аннан соң матур итеп җырлап бирерсез.

    (Экранда «Баламишкин» җырының ике  куплеты язылган слайд яктыртыла.     Музыка яңгырый.  Укучылар  җырны башкаралар).

       Укытучы. Менә нинди матур итеп җырлыйсыз икән сез!

Тагын нинди халык җырларын беләсез? Белсәгез, исемнәрен атагыз.

       Укучылар уйлаган арада укытучы  әбиләргә мөрәҗәгать итә:

- Кадерле  әбекәйләр, бәлки сез безгә халык җырларын җырлап күрсәтерсез. Без сез җырлаганны игътибар белән тыңларбыз, шулай бит, укучылар?

      Укучылар:

    -Әйе , әбекәйләр , әйе.

       Әби.  Без  яшь чакта гына түгел, хәзер дә жырларны бик яратып башкарабыз. Менә тыңлагыз әле. (Әби “Ай былбылым “ җырын башкара.)

       Укытучы. Менә әби, ичмасам,  күрсәтте үзенең талантын!

Сүз укучыларга бирелә.  Алар үзләре белгән  татар халык җырларының исемнәрен атыйлар.

       Укытучы. Халкыбыз борын - борыннан үзенең әдәбиятын, cәнгатен үстереп, буыннан-буынга тапшырып килгән. Алар арасында нинди генә сәнгать кешеләре булмаган: күренекле артистлар да, җырчылар да, шагыйрьләр дә, язучылар да. Аларның барысы да сәнгатебезгә, әдәбият үсешенә зур өлеш керткән.

      Татар сәнгатенең шушы күренекле вәкилләре белән якыннан танышу да матурлыкны күрә белүгә, халкыбызның  көй-моңын,  татар сәнгатен аңлауга нигез булып тора.

      Татар сәнгатен үстерүдә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе – театр. Безнең татар театры бүгенге көндә Г.Камал исемен йөртә торган татар дәүләт академия театры белән турыдан-туры бәйле.  Быел бу театр 100 еллыгын бәйрәм итә.

      Ә хәзер экранга карагыз әле. Сез анда  Казан шәһәрендәге театр биналарын         күрәсез. Әйдәгез, аларның исемнәрен әйтик әле.

(Экранда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К. Тинчурин исемендәге драма театры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры рәсемнәре яктыртыла).

      Укытучы. Бу театр биналарында үз милләтен сөюче фидакарьләр эшли.

Игътибар белән карагыз әле, алар кемнәр? (Р. Тәҗетдинов, Р. Шәрәфиев,  Ш . Биктимиров һ.б.  артистларның  портретлары күрсәтелә).

      Укытучы. Ә сезнен аларны күргәнегез бармы? Бәлки кайберләрегезнең театрларда булганы бардыр?

     (Укучыларның җаваплары).

     Укытучы. Укучылар, татар сәнгатенең тагын кайсы  өлкәләрен әйтә аласыз?

     (Җыр сәнгате).

     (Экранда консерватория, С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы,  музыка училищесы күрсәтелә). Укучылар аларның исемнәрен атыйлар, алар турында чыгыш ясыйлар.      

      Укытучы. Безнең халкыбыз арасында танылган композиторларыбыз, җырчыларыбыз да бик күп.

     (Слайдларда С. Сәйдәшев, З. Яруллин.С.Садыйкова,А. Ключарев, И.Шакиров, Ә. Афзалова фотосурәтләре күрсәтелә).

     Укытучы. Буын чылбырларын дәвам итүче яшь җырчыларыбыздан кемнәрне беләсез?

     Укучыларның җаваплары.

(С.Фәтхетдинов, З.Билаов,Х.Фәрхи һ.б.)

    Укытучы. Җыр сәнгате ул шигъриятькә бәйле. (Экраннан Милли китапханә, Г.Тукай музее рәсемнәре күрсәтелә.).(Укучылар чыгышы тыңлана).

    Укытучы:

 - Ә сез, укучылар, шигъриятьтә балкып янган нинди йолдызларны беләсез?

(Слайдта Г.Тукай, М.Җәлил, Ф. Яруллин, Х.Туфан, Р.Миңнуллин, Ф. Кәрим., Ш. Галиев портретлары күрсәтелә).

     Укытучы. Шагыйрьләребез белән беррәттән безнең танылган язучыларыбыз да бар  әле. Кемнәр алар?

(Слайдларда аларның портретлары күрсәтелә: Г.Ибрагимов, Ф.Әмирхан, Н. Исәнбәт һ.б.)

       Бу күренекле шәхесләребезнең барысы да халык арасыннан чыккан. Аларның һәрберсе халык җырларын, әкиятләрен, табышмакларын ишетеп үскән, аларны үзләренә  өлге итеп алган.

Хәзер без сезнең белән кроссворд чишәбез. Бу кроссвордны дөрес итеп чишсәгез, һәркемнең күңеленә якын булган сүз килеп чыгар.

Игътибар белән сорауларны тыңлыйбыз.

  1. Шигъриятнең якты йолдызы.
  2. Җидегән чишмә җырының композиторы.
  3. 16 ел гомерен сөргендә үткәрсә дә, халкына, туган җиренә мәхәббәтен югалтмаган олы җанлы шагыйрь.
  4. Татар театрының атасы.
  5. «Тукай маршы»ның авторы.
  6. Татар музыкасында беренче бөек композитор.
  7. Казандагы күчмә татар театры  аның исемен йөртә.
  8. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясенә лаек булган шагыйрьнең исеме.
  9. Халык авыз иҗатын бергә туплаган күренекле  аксакал, язучы, «Хуҗа Насретдин» комедиясенең авторы.

                              

     Укытучы. Укучылар, нинди сүз килеп чыкты? Әйе, бик дөрес, Татарстан.

      Безнең Татарстан үзенең данлы сәнгать осталары белән илебезгә танылды.

      Без шундый күренекле шәхесләребезнең гүзәл Татарстан җирлегендә яшәп, иҗат итүләре белән горурланабыз һәм алар каршында баш иябез. Әйдәгез, барыбызга да таныш  булган барыбыз да яратып башкара торган «Мин яратам сине, Татарстан» җырын җырлыйк әле.

( Җыр башкарыла).

Йомгаклау  (Сүз әбиләргә бирелә).

1нче әби. Укучылар, сез халкыбызның әдәбият һәм сәнгатен бик тирән беләсез икән.  Сездәй балалар булганда татар халкының әдәбияты, сәнгате киләчәктә дә чәчәк атар, иншалла.

2 нче әби. Без сезнең шундый милли җанлы булуыгызга карап бик сөенеп утырдык. Киләчәктә дә шундый булып калыгыз, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне саклап,  буыннан-буынга тапшырыгыз. (Әбиләр рәхмәт әйтеп чыгып китәләр).

     Укытучы. Хөрмәтле укучылар, кунаклар! Без бүген сезнең белән әдәбият һәм сәнгать дөньясында кунакта булдык. Үз халкыбызның сәнгать кешеләре белән таныштык, әдәбиятның башы халык авыз иҗаты икәнлеген  тагын бер кат исебезгә төшердек.

      Сезнең җавапларыгыз, белемнәрегез мине генә түгел, монда килгән кунакларны да таң калдырды.

      Сез киләчәкне дәвам иттерүчеләр, киләчәк сезнең кулларда!

Рәхмәт сезгә!

Кошлардай сайрашып,

 Очраштык җырлашып,

                Җырларда очрашыйк без тагын.

                                            Сез минем күңелдә,

                                             Оныталмам гомергә,

          Бәхетле булыгыз, дусларым!