рассказ

Ильмира Зиннуровна Питирякова

Хикәя

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_zhr_zhillrne_zhinep_6.docx13.48 КБ

Предварительный просмотр:

Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык кар астында калган, шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кошларга кышын бигрәк тә ачлык куркыныч. Салкын көннәрдә кошлар укучыларны, балаларны көтә. Алар җимлекләр һәм оя сорыйлар, балаларны күргәч, куанышып, чыркылдаша башлыйлар. Аларның ярыша-ярыша, мәш килеп, җим чүпләүләрен карап тору күңелне күтәрә. Ашап туйгач, кошлар үзләренчә рәхмәт "укыйлар" – сикергәли башлыйлар. Ә бит кошлар да кешеләргә ярдәм итәләр. Аларның күбесе табигаьтне зарарлы бөҗәкләрдән саклый. Сайраулары белән тормышыбзга ямь өстиләр, кошлар турында кайгырту – бу шулай ук табигать турында кайгырту. Ә табигатьне сакларга кирәк. Кешеләр киләчәк турында, алдагы буын турында кайгыртырга тиешләр. Әгәр дә без ни дә булса эшләсәк, безнең тирә-ягыбыз тагын да чистарак, матуррак, күңеллерәк булыр иде. Туган якны, табигатьне ярату кешедә аны танып белә башлау бәләкәйдән үк башлана. Кеше тормышы табигать белән бәйле бит.  Кеше үзе дә табигать баласы. Шуңа күрә табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы, кошларның кечкенә һәм ярдәмгә мохтаҗ икәнлекләрен балалар белеп үссеннәр иде. Урман. Кеше. Хайваннар. Кошлар. Үсемлекләр. Алар барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Аларны табигать бәйли. Шулай ук кеше дә табигать баласы. Җәй көне кошларга рәхәт. Аларның тамаклары тук, торырга урыннары бар. Мисал өчен генә, ачык сары төстәге шәүлегән үзенең оясын агач ботагына ясый, ә кызылтүш бик җыйнак оясын коры үләннәрдән үрә. Тышкы яктан туз, агач кайрылары белән каплый һәм болар барысы ояны агач арасында күренмәслек итә. Тагын бик күп кошлар үзләренә оя ясыйлар, бала чыгаралар. Яз һәм җәй айларында кошлар басу-кырлардан кайтып кермиләр. Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Аларның хезмәте бик зур. Кеше шуны белсен иде!