Китап өчен рәхмәт ("Ватаным Татарстан" газетасында басылган мәкалә)

 

 

Китап өчен рәхмәт

Күптән түгел туган авылым Кышкарга багышлап чыгарылган “Бар Казан артында бер авыл – Кышкар диләр...” китабын кулга алу бәхе­тенә ирештем. Мин аны кат-кат укып чыктым. Газета аша китап авторлары – авылдашларыбыз профессор Рүзәл абый Юсуповка, ар­мый-талмый авылга, халкына хезмәт иткән клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллинага, чит районнан килеп, үзен хезмәте аша таныткан Гөлнара Ибраһимовага олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар җирдә чәчелеп яткан авыл тарихын – “алтын”ны бөртекләп җыйганнар.

Бу – һәр өйнең өстәл китабына әйләнерлек, төрле фән укытучыларына өстәмә әдәбият булырлык, авыл музее ясап, читтән килүчеләргә горурланып күрсәтерлек саллы энциклопедия. Китапны укыганда, үземне туган ягымда, авылдашларым арасында хис иттем.

Кишет мәктәбендә укыган елларда хәрабә хәлендә булган, без яныннан үтәргә шүрләгән Кышкар мәдрәсәсе тарихын горурланып укыдым. Әби патша ислам диненә беркадәр юл биргәч, хәзерге гамәлдәге Мәрҗани мәчетеннән соң өченче таш мәчет буларак салына ул. Шөһрәте Казан артыннан еракларга тарала. Россиянең төрле почмакларыннан килгән Г. Кандалый, Ф. Халиди, Г. Баязитов кебек күренекле шәхесләргә белем бирә. Мине сөендергәне – мәд­рәсәнең авыл халкына йогынтысы. Китапта: ”Аларның (ягъни халыкның) китапча сөйләргә тырышуында ... мәдрәсәнең уңай йогынтысы булгандыр”, – дип языла. Бу, чыннан да, шулай. Маһисәрвәр әбиемнең сүзләре моңа бер дәлил. ”Безне, матур сөйләшкәнгә, башка авыл кешесе бүлдерми тыңлый“, – дип әйтә иде ул. Мәдрәсәнең тәэсире хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Бүген дә авыл халкы әдәби телдә матур сөйләшә, әйткән сүзен ахырына кадәр үти, рухи яктан бай, төзек тормыш белән яши.

Кышкар халкы элек-электән ачык йөзле, бердәм, мәдәниятле булулары белән аерылып торган. Китап авторлары моны фотосурәтләр аша да, кызыклы истәлекләр аша да дәлилли.

Авторлар күренекле авылдашларыбыз турында да бик эчтәлекле материал белән таныштыра. Алар хакында язылганнарны укыганда, мин авыл кешесенең тагын бер матур сыйфатын ачтым. Ул – гадилек һәм тыйнаклык. Безнең бакча башы күршебез, 40 елдан артык комбайнчы булып эшләгән Закиров Әхәт абый – РСФСРның Югары Советы депутаты, Ленин ордены, “1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены иясе; кунакларга йөрешкән, туганнар кебек хәл белешеп яшәгән, 10 ел “Жданов” колхозын җитәкләгән Сабирҗанов Камалетдин абый “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Ут күршебез, декабрь аенда соңгы сулышын алганда да: ”Тәкминә, алмагачларга умарталар бал җыярга чыкмадымы?” – дип, гомере буе матурлыктан аерыла алмаган, озак еллар трактор бригадасы бригадиры булып эшләгән Галимҗанов Нурмө­хәммәт абый “Почет билгесе” орденына лаек иде. Санасаң, авылның дәрәҗәле кешеләре күп. Тик аларның берсе дә масаеп йөрмәде, һәрчак гади, гадәти булып калды. Шул гадилекләре белән үзләренә хөрмәт казандылар, безнең кебек бала-чагага ачык йөз күрсәтеп, яннарына җыйдылар.

“Менә шундый авылда яшәдек без! Авылдашларга рәхмәт”, – ди Флера Зәйнуллина (78 нче бит). Мин дә Кышкар кызы булуым белән бәхетле.

Мәсгудә Юнысова. Буа шәһәре   (“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 23.05.2015/)