для инструкторов по физкультуре в дошкольных образовательных организациях

Арефьева Римма Ханифовна

Фзкультурный досуг в старшей группе

Скачать:


Предварительный просмотр:

                       Сәламәтләндерүче  уеннар

Зурлар төркемендә  физкультура –күңел ачу уены.

Максат:,,сәламәтлек “ төшенчәсен аңлап белү, аны саклый белергә өйрәтү, аяк табаны мускулларын ныгыту, арка һәм кул мускулларын  тоемлап катыра һәм йомшарта белү өстендә эшләү, күңелле уеннар уйнап күңел күтәренкелеге булдыру, җитезлекне, көч һәм чыдамлылыкны үстерү,  сәламәтлекне ныгыту.

 Балалар залга музыка астында керәләр.Тезеләләр..

 Уен ,,Үз урыныңны тап”. Балалар шеренгага тезеләләр, һәр бала үз урынын белә.Сигнал булуга  балалар таралышып зал буйлап  музыка астында марш атлап йөриләр, музыка бетүгә һәрберсе үз урынын табып шеренгага тезелеп басарга тиешләр. Икенче сигналга - таралышып бер аякта сикерәләр (уң һәм сул аякта чиратлап), өченче сигналга – таралышып үкчәләрдә йөриләр, куллар баш артында, дүртенчесенә – поскок бию хәрәкәтләрен башкаралар.

Инструктор фк: Балалар, күңелле булды бу уен,  без уйнарга бик тә яратабыз, шулай бит. Ә нинди уен төрләре беләбез әле ( балалар уйнаган уеннарын саныйлар ). Әйе, ә була икән әле тагын дәвалый торган хәрәкәтле  уеннар. Менә, мәсәлән, ,,Ләкләк” уены яссы табанлылыкны дәвалый. Әйдәгез хәзер шул уенны уйныйк. Ләкләкләр алар озын аяклы һәм балык яраталар,ә балык шома ,нәкъ безнең тасмалар кебек.

Хәрәкәтле  уен ,,Ләкләк”  Зал кыры буйлап кыршаулар куелган - ,,ләкләкләрнең  оялары”, ә зал уртасында тасмалар -,,балыклар”. ,,Ләкләкләр” балыкны бер аякның бармаклары белән тотып  берешәрләп кыршау эченә алып киләләр.

 Инструктор фк: Икенче уен безнең арка мускулларын ныгыта, зифа буйлы булып үсәргә ярдәм итә.

Хәрәкәтле уен ,,Кишер бакчасы” Залның уртасыннан бау сузылган, бер ягында кишер басуы (кеглилар), икенчесендә – куяннар.Куяннар бау астыннан үрмәләп кереп  берәмләп  ,,кишер” ташыйлар.

Инструктор фк: Балалар, сезнең  ,,Әкрен барсаң - ерак китәрсең” дигән мәкаль ишеткәнегез бармы? Өченче уен нәкъ  менә шуның турында, ләкин  без аны икенче төрле атап уйнарбыз.,,Төз барсаң – матур булырсың”. Матур булырга безгә ярдәм итәрләр серле капчыклар.

Хәрәкәтле уен:,,Төз барсаң – матур булырсың”  Балалар стена буена аркаларны, баш артын , үкчәне терәп тезелеп басалар , баш өстендә капчыклар. Тәрбияче: ,,Төз барсаң – матур буласың” сүзләрен әйткәндә балалар тиз һәм төз атлап алга баралар, ,,Стоп!” командасы булуга туктап матур басалар.Капчыкны төшермәскә, төз барырга, сигналга тиз туктарга.

Инструктор фк: Булдырдыгыз, балалар, сез бик матур йөрдегез. Сезнең мускулларыгыз көчле. Ә Һаман  да көчлерәк һәм ныклырак булсын өчен тагын бер уен.

Хәрәкәтле уен:,, Кайнар икмәк”  Түгәрәктә  эчкә карап ятып , бер – береңә туп тәгәрәтергә, туп түгәрәктән чыгып китмәскә тиеш, тупны ике кул белән тәгәрәтергә кирәк.

Инструктор фк: Балалар, хәзер без башны да  эшләтә , җитезлекне дә арттыра торган уен уйнарбыз, ә ничек икән соң ул:  икешәрләп  бер колоннага басабыз, кулларда гимнастик таяк (бер парга бер таяк), алда торучылар таякны югарыга күтәреп колоннага каршы басалар ,алга атлыйлар, ә балалар таякка башны тигермәскә тырышып иелеп алалар ,колоннаның азагына  басалар, икенче торучылар таякны аскарак төшереп йөриләр колоннага каршы , ул вакытта инде таякны атлап яисә  сикереп  чыгарга кирәк. Менә шуңа күрә дә инде бу уен гади генә ,,Сикереп чык – чүгәлә” дип атала.Уйныйзбызмы шундый уен?...Әлбәттә!

Хәрәкәтле уен:,,Сикереп чык – чүгәлә”

Инструктор фк: Ә хәзер әйдәгез бераз ярышып алыйк, чөнки ярышлар сәламәтлеккә бик файдалы: ярышканда безнең канда сыйфатлы үзгәрешләр барлыкка килә.

Ярыш-эстафета:,,Хоппикларда күңелле”  Ике командага бүленеп  хоп тупларына атланып утырып , билгеләнгән урыннан сикереп килү.

Инструктор фк: Менә күрдегезме ,балалар, ничек күңелле булды безгә бүген,  күпме сәламәтлек алдык – күңелләр күтәренке – димәк без сәламәт!

Ә хәзер әйдәгез ихтибарлыкны үстерүче күнегүләр ясыйк, минем арттан кабатлагыз:

 ,,Кул артыннан кул”  Б.т.-т.т. 1-уң кулны алга , 2-уң кулны югарыга,сул кулны алга, 3- уң кулны уңга, сулын югарыга,4- уң кулны аска, сулын-кырга. 5-8-һәм шулай дәвам итә...

Инструктор фк: Ә менә хәзер бармакларга күнегүләр ясарбыз, бу күнегүләр баш мие ярымшарларын үстерүгә ярдәм итәләр:                                                

1. .,,Гармунда уйнау” Бармаклар белән гармунда уйнау хәрәкәтләре ясау                    2.,,Бармаклар баш ия” Б.т.-кулларны терсәктән бөкләп югарыга күтәрергә, уч төпләре алга караган. 1-2- баш бармакларны бөкләп алу,3-4 –икенче бармакларны, 5-6-өченчеләрен, 7-8-дүртенчеләрен, 9-10-чәнти бармакларны.          

Инструктор фк: Кул чабыйк оста бармакларга. Менә шулай күңел ачтык, ә хәзер сәламәтлек юлыннан аякларга массаж ясап чыгып китик.Сулга борылдык,  Ислам артыннан чыгып киттек.

Массаж юлы: ташлы юл, “энәле”юл, сәдәфле юл...һ.б.

        



Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ

 ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

«ДЕТСКИЙ САД №3« ЛЕЙСАН» ОБЩЕРАЗВИВАЮЩЕГО ВИДА »

САРМАНОВСКОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

Спортивный  праздник

для детей подготовительной к школе группы

ШУТОЧНАЯ ОЛИМПИАДА

Разработка праздника

Арефьева Римма Ханифовна

инструктор по физической культуре

высшей квалификационной категории

Сарманово март 2017г

Шуточная Олимпиада

Спортивный праздник для детей подготовительной к школе группы.

Цель и задачи: развитие физических качеств (скоростных, силовых, гибкости, выносливости и координации); побудить к творческому выполнению заданий, демонстрируя спортивные умения, доставить радость и удовольствие, закрепить умение быть ответственными, организованными, прививать любовь к спорту и физической культуре.

 Поддерживать интерес к физической культуре и спорту, отдельным достижениям в области спорта.

Предварительная работа: беседа с детьми и родителями об истории олимпийских игр, об Олимпиадах в Москве и в Сочи, в других странах, рассматривать картинки и фотографии.

Зал оформлен эмблемой символом  Олимпиады, разноцветными шарами.

 

Приветствие команд.

Шуточные  веселые эстафеты:

1. «Бадминтон» ударяя воздушный шар ракеткой, провести до финиша, уложить в ведро. Вернуться и передать ракетку второму участнику. Второй бежит к ведру, достает шар и ракеткой ведет к команде. Передает третьему участнику.

2. «Ночное ориентирование» с завязанными глазами дойти до ориентира и вернуться к команде. Участники помогают подсказками «левее, правее»

3. «Вольная борьба»  в кругу  встать спиной друг к другу, без помощи рук стараться вытолкнуть противника из круга.

4. «Бег на лыжах» Соревнуются две команды. Из веревки на полу  зигзагами «чертим» две линии так, чтобы участники то сближались, то удалялись друг от друга. В руках у участников по две палки. Ноги ставить только «прочерченные» линии.

5. «Гребля на байдарках»  По команде в приседе дойти до линии, работая веслами, вместо весел гимнастическая палка. Обратно возвращаться бегом. Передать «весло» палку второму участнику.

6. «Велогонки» Палку оседлают сразу два участника команды. Палку «руль» держит первый, второй держится за первого. Обегают ориентир, передают «руль» двум другим участникам команды.

7. «Бег на коньках» Коньки заменяют большие башмаки, галоши.

8. «Стрельба из лука» Мишень -  ведро. У каждого участника по два лука (репчатого) Бросают лук по одному в ведро. Побеждает команда, в чьем ведре  окажется больше лука.

9. Построение команд. Подсчет итогов. Приветствие, поздравление команд. Вручение медалей.

http://montessoriself.ru/wp-content/uploads/2016/03/V37.jpg