Бу уку елын математикага багышлау юкка гына түгел, дип уйлыйм. Җәмгыять алга барган саен, югары интеллектка ия булган кешеләр гә ихтыяҗ да арта бара. Ә бу үз чиратында белем алуга, ягъни, хәзерге көн таләпләренә туры килерлек , яңа технологияләргә нигезләнгән белем күнекмәләрен үзләштерү бурычын куя. Шулай булгач, һәр фәннең дә математикага бәйле булуын аңлаган хәлдә, ни өчен зур игътибарның математикага юнәлтелүен аңларга була.