Бабайны искэ алган саен йөземдә елмаю барлыкка килә, ә күзләр яшь элпәсе белән каплана. Озак еллар буе синең исемеңне аклый алмаганга гафу ит безне, бабай!
Кечкенәдән мин янында иң күп бөтерелгән, минем белән чын күңелдән балаларча сөенеп уйнап утырган кеше ул. Калтырап торган ябык бармаклары белән пластилиннан төрле хайваннар ясый иде, ә мин тәрәзә төбенә ферма итеп тезә барам, күргәч, бабай шундый сөйкемле итеп елмая, күзләре бәхет бөркеп балкый иде.