Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)
методическая разработка по физкультуре на тему

Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл cts.enariy_vet_ochrash.docx23.93 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, каделе балалар, коллегалар!

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

Рөхсәт итегез ветеран спортчыларыбызга багышланган кичәне башлап җибәрергә.

        Бүген алар белән якыннанрак танышырбыз.

 

1. Бүгенге кичәне үткәрү буенча идея бирүче Тукай районының спорт буенча ветераннар советы рәисе Тәлгать абыегыз Бәхтигәрәев булды. Ул Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре. Спорт өлкәсендә эшләвенә инде 45 ел. Ул ветеран спортчылар белән очрашу кичәен юкка гына  Теләнче Тамакта уздырырга уйламагандыр. Хәзер сүз Тәлгать абыегыз Бәхтигәрәевкә.

        

        2. Минем алга таба сүзне Рубис Зариповның автобиографиясеннән өзек белән дәвам итәсем килә. “Сугыштан соңгы еллар бик авыр булса да районда һәм Теләнче Тамак авылында спортка караш бик уңай иде. Кайсы гына бәйрәм яки билгеле дата булмасын, алар белән беррәттән спорт чаралары да уздырылды. Карты да яше дә аларда теләп катнаштылар. Ул гынамы, һәр елны, ГТО нормалары тапшыру бар иде. Болар - йөгерү, сикерү, турникта тартылу, гранат ату һ.б. без яшьләр ул чараларда ашкынып катнаштык һәм разрядлар тапшырып, значокларга лаек булдык, чөнки значогың булмаса  сине Совет Армиясе сафларына алмаулары мөмкин иде. Ә бу егет өчен бик зур хурлык санала иде”.

         Инде аңлашылганча, Рубис Зарипов туган авылыннан хәрби хезмәткә чын мәгънәсендә чыныгып китә. Әле армиягә кадәр үк татарча көрәш буенча, районда өченче урын, Казаклар авылында баш батыр булып кала. Рубис зариповны көрәш белән шөгыльләнгәнен исәпкә алып, хәрби хезмәттә вакытта полк җыелма командасына кертәләр.

        Менә шулар хакында сүзне үзегездән ишетәсебез килә, Рубис абый.  Сезнең белән очрашулар мәктәптә даими булып тора. Менә спорт өлкәсенә багышлап үткәрелгәне булмады бугай әле. Рубис абыйның үзе белән генә дә көне буе сөйләшерлек икән.

        Рубис Зариповка багышланган шигырьне 7 класс укучысы Равил Вәлиев укый.

Рубис Зариповка

Рубис абый әнә шигырь яза,

Җыр чыгара, һәрчак уйда ул.

Бу кадәрле һөнәр үзләштергән

Бик талантлы кеше кайда ул!?

Соланамын шушы егеткә мин:

Үзе җырчы, үзе гармунчы.

Шушы якның моңлы сандугачы

Һәм бөркете биек очучы.

Иле кушкан һөнәр сайлаган ул,

Ил кушканча үткән гомере.

Башларында нинди уйлар икән?

Күптер аның әйтер сүзләре.

Отставкадагы подполковник,

Шагыйрь, композитор, җырчы да.

Бу төбәкнең тарихчысы әле,

Булган икән спортчысы да.

        Рубис абый сүз сезгә.

Сүзне тагын Рубис Зарипов сүзләре белән дәвам итсәк, гаеп итмәссез дип уйлыйм. Сүз инде хәзер Ярия Зиятдинова хакыда.

8 класс укучысы Мингалиева Эльвинаны бирегә чакырам.

Актив спортчы Ярия Зиятдиновага

Рубис Зарипов

Гади бер авыл кызы,

Чандыр юка гәүдәле.

Һәрбер эштә бик тырышып,

Намус белән эшләде.

Озак еллар китапханәче...

Ил халкына гыйлем тараттың,

Һәрчак үз телеңдә сөйләшеп,

Туып үскән илең яраттың.

Яшь буынны тәрбияләү өчен,

Шактый хезмәт сарыф ителде.

Күпме кирәк чаралар үздырып,

Матур тормыш юлы үтелде.

Вакыт белән хисаплашмый гына,

Көне-төне хезмәт иттең син.

Халык арасында абруең зур,

Шигырь юллыйм сиңа бүген мин.

             Спортның да үзгә бер тармагы:

             Шашка, шахмат сиңа буйсынды.

             Үтә зирәк булганга күрәдер

             Гел алдынгы урын яуланды.

Инде өлкән яшьтә булсаң да син,

Сәламәтлек бераз какшасын,

Һаман актив яшисең бит әле,

Хәтта яшьләр сиңа шаккатсын.

              Син яулаган төрле бүләкләрнең

              Төгәл генә саны бар микән?

              Син бит кешеләр өчен һәрчак үрнәк,          

              Бүген сиңа тиңнәр аз икән.

Молодец син безнең, Ярия апа,

Бөтен яклап үрнәк яшисең.

Каян гына шулай көч табасың?

Ничек армый һаман эшлисең?

        3.   Тумышы белән Сарман районы Тарлау авылы кызы Ярия Зиятдинова Теләнче Тамак зурлар китапханәсендә 1965 елда эшли башлый. Төрле түгәрәкләр оештыра. “Ландыш” исемле балалар клубы төзи. Балаларны плакатлар ясарга, бәйләргә, әлбәттә инде, шашка-шахмат уйнарга өйрәтә.  Аны югары уку йортларында укыган кешеләр бик мактап искә алалар, чөнки кирәкле китаплар булмаса, Ярия апа район, республика китапханәләреннән кайтарта торган булган.  Ярия апа хәзер балаларның сорауларына җавап бир инде.  

        Ничек бөтен яклап үрнәк яшисең?

        Армый-талмый һаман эшлисең?

        

        Ярия апа Зиятдиновага сүз бирелә.

        

Өченче класс укучысы Алинә Сираеваның сезгә җиткерәсе шигыре бар, тыңлап карагыз әле.

Теш алучы Венер абыйга

Венер абый -  теш алучы,

Тешне ала белә ул.

Селкенми дә торган тешне

Каерыплар ала ул.

Каян килгән бу кадәр көч?

Үзе бик зур да түгел.

Теш алганда авыртмый да,

Тик никтер курка күңел.

Штангист булган икән ул,

Герләрне дә уйнаткан.

Тешләрне алып кына ата

Сызлап йокыдан уяткан.

Спорт буенча сереңне

Безгә сөйләле, абый.

Спортчы булу җиңелме?

Врач булсак та ярый.

4.     Венер абый спорт белән аерата медицина институтында укыганда шөгыльләнгән. 1967 елда РСФСР буенча медвузлар арасында  штанга күтәрүдә икенче урын яулаган.

Ижевскийда зона ярышында медвузлар арасында беренче урын алган.

Уфада зона ярышында икенче урын яулаган.

Татарстанда медвузлар арасында беренче урын алган.

Венер абый Сез хәзерге буын яшьләргә ниләр әйтер идегез, врач буларак та, спортчы буларак та. Балаларның соравына да җавап бирегез инде. Спортчы булу җиңелме, әллә врач булумы?

5. Тормыш итүе белән кешеләрне сокландыра белүче, булдыклы, тырыш, рухи да, физик яктан да көчле  авылдашыбыз Камил абый  Шәрәфетдинов белән бу очрашу беренчесе генә түгел, ә өченчесе инде. Камил абый үзен яшьтән үк спортка багышлый. Мәктәптә үк спортны үз иткән егет Азнакайда төзүчеләр училищесында укыганда уку йорты буенча ядро этәрүдә беренче урынны яулый. Аннан үзен егет штанга күтәрүдә сыный башлый. 320 кг-ны күтәреп, Татарстан Республикасы буенча беренче урынны ала. Армиядә чакта авыр атлетика буенча частька беренче урынны яулаган Камил, үзенең рекордын Казахстан җирләрендә эшләгәндә 330 кг-га җиткерә. Читтә озак йөрми егет, үзенең туган авылы Казакларга кайтып төпләнә. Бетмәс-төкәнмәс авыл мәшәкатьләренә чумса да, спорт Камил абыйның хоббие булып кала.

Камил Шәрәфетдинов  80 нче елларда Сарман сабантуйларының абсалют батыры, физик культура отличнигы. Спорт ярышларында, сабантуйларда  ул судья да, көрәшче дә, гер күтәрүче дә, оештыручы да. Камил абый беркемгә каты орынмас, тавыш күтәрмәс, масаймас, тыйнак бер кеше.

Сезнең алдыгызга 8 класс егетләре чакырыла. Волейбол белән шөгыльләнеп районда беренче урын алып кайткан бу егетләр сезнең каршыгызда “Гармун” дип исемләнгән җыр башкаралар.

            6. Барыгыз да беләсез инде  җитәкчеләребез арасында да спортсменнар бик күп. Саный китсәк, Россия президенты Путин, Татарстан президенты Миннеханов, үзебезнең мәгариф министры Энгель Фәттахов һ.б. Үзебезнең төбәккә килсәк тә шулай икән, чөнки спорт белән шөгыльләнгән кеше үзен тота белә, үзенең ялкаулыгын җиңәргә өйрәнә, ягъни куйган максатына ирешә ала.

        Агрофирма “Кама”ның ____ отделы җитәкчесе Заһир абыегыз Шакуров та яшьрәк чакта шактый көчле спортчы булган. Бигрәк тә 1980-90 еллар аралыгында спортта уңышлары бик зур. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә, гер күтәрү буенча, үз девизиясенең данын яклап, беренче урын яулый.

  • КамАЗ двигатель заводында  7нче завод олимпиадасында гер күтәрү буенча беренче урын;
  • 1985 елда Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган КамАЗ яшьләр Олимпиадасында милли көрәш буенча икенче урын;
  •  Бөгелмә шәһәрендә уздырылган гер спорты ярышында  икенче урын;
  • Тукай районы беренчелегендә беренче урын һ.б. һ.б.

7. Теләнче-Тамак урта мәктәбе укучылары арасында спортны яратырга, аның белән даими шөгыльләнергә рус теле һәм әдәбияты, шул ук вакытта физкультура укытучысы Зөфәр Хановның өлеше зур булган. Ул – бик күп спортчыларның беренче тренеры. Аны хәзер дә сагынып искә алалар. Ә хәзер, миңа калса, аның эшен дәвам итүче Хановның укучысы яшьләрне үз янына җыеп, үзенең эшен бик белеп, кирәк чакта ягымлы, кирәк чакта бераз кырыс та була белгән татар-башкорт көрәше буенча  тренер Закиров Рамил Наил улы дип уйлыйм мин.

                Менә безнең 7 класс кызлары даими спортзалга йөриләр, әлбәттә, көрәшергә түгел, волейбол белән шөгыльләнәләр, төрле күнегүләр ясыйлар һәм шул ук вакытта 4-5легә генә укыйлар. Димәк, теләгән кеше спорт белән дә шөгыльләнә, укуга да зыян китерми.

                  Спортзалга йөрү вакытны дөрес файдаланырга ярдәм итә. “Ярар, дәресне соңрак карармын”, - дип тормыйсың, ә “Дәресне тизрәк карарга кирәк , спортзалга да барасы бар бит”, - дип уйлыйсың. Мин дөрес әйтәмме кызлар? Ялкаулансаң, спортзалга да йөреп булмый, укып та булмый. Даими эшләп торган.

                Даими эшләп торган, зур махсус спортзаллары булган авыл сирәк. Моның кадерен белергә кирәк. Әле менә ул спортзалны тагын ремонтларга, өстәмә мөмкинлекләр тудырырга җыеналар. Бу спортзал яшьләрне бөтен явызлыклардан саклап калучы булырга тиеш. Анда балалар үзләрен чыныктырырга, сәламәтлекләренә игътибарлы, рухи һәм физик яктан көчле булырга өйрәнергә тиешләр.

                Менә шундый максатлар куеп эшләүче сезнең Закиров Рамил абыегызга сүз бирәсем килә.

 

(Закиров Р.Н. татар-башкорт көрәше чемпионы Артур Зиганшин, Каюмов Ринат, Зарифуллин Раушан һ.б. турында сөйли).

                 

                Без ярыштык һәм көрәштек,

Гөрләттек дөньяларны.

Инде яшьләр сезгә кала

Алыгыз сөлгеләрне.

Хәрәкәттә бәрәкәт ул,

Спортны яратыгыз.

Тормыш ике килми, дуслар,

Яхшылык таратыгыз.

Хәзер йомгаклау өчен сүзне авыл җирлеге башлыгы

Назметдинов Р.Ш. тапшырабыз.  

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему "Алмашу реациясе"

Презетация урока химии в 8 классе по химии...

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашу.

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе. Очрашуның максаты:  укучыларда  Әфганстанда  хезмәт иткән авылдашларына  карата хөрмәт, горурлык...

Шәҗәрә-буыннар чылбыры

Моя родословная -- непрерывная связь поколений...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Картаймагыз әле, ветераннар!

Ветераннар белән очрашу кичәсе...

Ветераннар, сезгә хөрмәт, ихтирамнар... (кичә үрнәге)

Ветераннар, ветераннар,Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.Сез булганга матур булып,Алсу булып ата таңнар.Сугышта булып арысланВатанга җиңү яулаган,Тыныч хезмәттә дан алганҺәр ветеран – чын каһарман....