Мониторинговые контрольные работы работы и диктанты по татарскому языку для русских и татарских групп
тест на тему

Музафарова Лилия Ильдаровна

Хөрмәтле коллегалар! Бу материаллар файдалы булыр дип уйлыйм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

5 нче  сыйныфларның рус төркемендә укучылар өчен

арадаш  аттестация эше (диктант)

        Кышкы чәчәк бәйләме.

        Киптерелгән яки ясалма чәчәкләр белән өйне бизәү күптәннән килә. Кытайда аларга төрле төстәге кош каурыйлары өстәгәннәр.

       Андый чәчәкләр кышын бүлмәгә ямь өсти. Кышкы чәчәк бәйләмен төрле формадагы вазаларга куялар.

        Нарат һәм  чыршының  ботакларын, миләш тәлгәшләрен дә савытка утыртып була. Өегезгә ямь өстәлер, кәефегез күтәрелер. (43 сүз)

       

 

        


6 нчы  сыйныфларның татар төркемендә укучылар өчен

арадаш  аттестация эше (диктант)

                Урманның әһәмияте.

   

       Халык хуҗалыгында урманның әһәмияте бик зур. Ул безгә ягулык, төзү материаллары, кәгазь һәм башка кирәк-яраклар бирә.

       Урманда кошлар, төрле җәнлекләр яши. Без урманнан гөмбә, чикләвек һәм  җиләкләр җыябыз.

         Урман үзенең яшел яфраклары белән һаваны сафландыра, сәламәтлеге-безне саклый. Шуңа күрә шифаханәләрне, ял йортларын урман тирәсенә корырга тырышалар.

          Урман корылыкка каршы көрәшергә, иген уңышын күтәрергә булыша. Шуңа күрә дә урманны саклауга бик нык игътибар итәргә кирәк.  (66 сүз)


5 нче  сыйныфларның татар  төркемендә укучылар өчен

арадаш  аттестация эше (диктант)

        Музыка – серле дөнья.

      Музыка – ул сәнгатьнең бер төре. Һәрбер сәнгатьнең үз теле бар. Сынлы сәнгать -  безнең белән төсләр, сызыклар аша, әдәбият – сүзләр белән, ә музыка авазлар ярдәмендә сөйләшә.

       Кеше туган көннән алып авазлар дөньясында яши: беренче сүзләр, кошлар сайравы, хайваннар тавышы, җилләр исүе, яфраклар кыштырдавы, сулар чылтыравы...

        Кеше, үсә барган саен, профессиональ музыкага тартыла. Чөнки ул һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш булып тора. (59 сүз)

        


                6 нчы  сыйныфларның рус төркемендә укучылар өчен

арадаш  аттестация эше (диктант)

                                                 

                                               Абдулла Алиш.

        Абдулла Алиш балаларны бик яраткан. Язу эшенә ул бик яшьли керешкән. Китапларында да ул балалар турында язган.

        Алиш бик оста әкиятче дә булган.

Ул туган илне бик ярата, чын патриот була. Сугышта Абдулла Алиш, бик каты яраланып дошман кулына эләгә. Ләкин баш ияргә уйламый.

Абдулла Алиш яшь килеш һәлак була. Шулай яшь килеш үк безнең күңелләрдә саклана. (59 сүз).


7 нче  сыйныфларның рус төркемендә укучылар өчен

арадаш  аттестация эше (диктант)

                 Нәүрүз.

        Нәүрүз – кышны озату, язны каршылау бәйрәме.  Ул төрки халыкларда безнең эрага кадәр мең еллар элек үк бәйрәм ителгән. Кешеләр язны көтеп алган, яңа елга яңа өметләр баглаган.

       Бу көнне ләйсән яңгыр яуса, кешеләр бик сөенгән, елның яхшы киләсенә юраган. Борынгылар, яңгыр суын җыеп, мунча якканнар, юынганнар, ләйсән боткасы пешергәннәр. Аеруча кызлар битләрен юып калырга ашыккан. Имеш,  болай итсәләр, әкияттәге гүзәл кызга әвереләләр. (62 сүз)



Предварительный просмотр:

                                                                     ___________________________________

Рус төркемендә белем алучы

7 нче сыйныф укучылары өчен контроль эш

1 нче вариант

  1. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликалар языгыз:                            

-  Скажи, что у тебя в Татарстане много друзей.

___________________________________________________________________

-  Сообщи маме, что вы с классом поедете в Казань.

______________________________________________________________________

- Спроси у друга, любит ли он весеннюю природу.

_____________________________________________________________________

- Как скажешь, что  Татарстан – богатая республика.

___________________________________________________________________

- Посоветуй однокласснику почитать «Красную книгу».

______________________________________________________________

2. Бирелгән җөмләләрдән фигыльләрне тап һәм таблицага яз:

Юлда ул дусларын күрде һәм ярдәм сорады. Сәхнәдә җырлаган кыз – минем сеңлем. Абыем , ашыгы-ашыга киенеп, кинога китте. Костя футбол уйнарга чыкты.

Хикәя фигыль

инфинитив

Хәл фигыль

Сыйфат фигыль

3. Диалогны тутыр:

-  Син кайда яшисең?

-  ________________________________________________  .

-  Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

-  _______________________________________________

-  Казан шәһәре зурмы, матурмы?

- ___________________________________________________

4. Саннарны сүз белән яз.

17, 21,86, 130, 115, 2016.

__________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________

5. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзе.

Туган  ил, дәүләт, тату.

_____________________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________________


                                                                                                ___________________________________

Рус төркемендә белем алучы

7 нче сыйныф укучылары өчен контроль эш

2 нче вариант

1.Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликалар языгыз:

  • Скажи, что ты любишь свой родной край.

_________________________________________________________________________________

  • Сообщи маме, что сегодня к тебе придёт друг.

_________________________________________________________________________________

  • Спроси  у друга, куда он поедет летом.

______________________________________________________________________________________

  • Как скажешь, что Караборын – преданный друг.

___________________________________________________________________________________

  • Посоветуй однокласснику съездить на каникулах в Казань.

____________________________________________________________________________________

  1. Бирелгән җөмләләрдән фигыльләрне тап һәм таблицага яз:

Саша акча алып  даруханәгә йөгерде. Мин кибеттән яңа пешкән ипи алып кайттым. Урамда елаган бала кем ул? Эш беткәч, уйнарга ярый.

Хикәя фигыль

инфинитив

Хәл фигыль

Сыйфат фигыль

3. Диалогны тутыр:

 - Татарстан бай республикамы?

-  ______________________________________________________________

- Анда Президент кем?

-  ____________________________________________________________________

-   ______________________________________________________________________?

- Татарстан флагында яшел, кызыл,  ак төсләр бар.

4. Саннарны сүз белән яз.

35, 12,25 ,999, 2017, 115.

____________________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________________

5. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзе.

Милләтләр, башкала, Ватан.

____________________________________________________________________________________

_________________________________________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольные работы по немецкому языку (для изучающих язык второй год)

Предлагаемые материалы предназначены для обучающихся учреждений начального и среднего професионального образования, изучающих дисциплину "Немецкий язык" как второй иностранный (второй год обучения). К...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса татарской группы.

Данная рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе разработана мною, она помогает учителю правильно распределить темы учебной программы....

ПРАКТИЧЕСКОЕ ЗАНЯТИЕ - КОНТРОЛЬНАЯ РАБОТА ТЕМА: «Неорганические лекарственные средства VII, VI, IV, III, II, I групп периодической системы химических элементов Д.И.Менделеева»

Методическая разработка составлена в соответствии с требованиями ФГОС. По разделам МДК 02.02.1 "Общая фармацевтическая химия" и МДК 02.02.2 "Контроль качества жидких лекарственных форм...

Контрольно-оценочные средства для проведения директорской контрольной работы по дисциплине: ОГСЭ.03 Иностранный язык, специальность: 38.02.03 Операционная деятельность в логистике

Материалы для проведения директорской контрольной работы по дисциплине: ОГСЭ.03 Иностранный язык, составлены в соответствии с действующими стандартами для специальности: 38.02.03 Операционная деятельн...

Контрольно-оценочные средства для проведения директорской контрольной работы по дисциплине: ОГСЭ.03 Иностранный язык, специальность: 43.02.10 Туризм

Материалы для проведения директорской контрольной работы по дисциплине: ОГСЭ.03 Иностранный язык, составлены в соответствии с действующими стандартами для специальности: 43.02.10 ТуризмЦель проведения...

МЕТОДИЧЕСКИЕ УКАЗАНИЯ ПО ВЫПОЛНЕНИЮ КОНТРОЛЬНЫХ РАБОТ по дисциплине ОГСЭ.03 Иностранный язык (английский) для студентов заочной формы обучения по специальности 35.02.16 Эксплуатация и ремонт сельскохозяйственной техники и оборудования

      Настоящие методические указания и варианты домашних контрольных работ составлены в соответствии с действующей учебной программой, предусматривающей самостоятельное изу...

Контрольно-оценочные средства к контрольной работе по дисциплине ОГСЭ.03"Иностранный язык" для специальности профессионального образования 43.02.06 "Сервис на транспорте( по видам транспорта)"

Контрольно-оценочные средства к контрольной работе по дисциплине ОГСЭ.03"Иностранный язык" для специальности профессионального образования 43.02.06 "Сервис на транспорте( по видам транс...