Сценарий праздника 8 марта “Әнием, иң кадерлем син минем” (на татарском языке) для детей средней группы
методическая разработка (средняя группа)

В сценарий включена сказка о цыпленке, который искал маму.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_marta_4gr.2022.docx21.71 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

4-5 яшьлек балалар өчен

 

Алып баручы:-Хәерле көн, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләребез өчен бүләкләр дә әзерләдек. Ә бүләкләребез – җырлар, уеннар, биюләр.

Әниләр!
Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлаулар кабул итегез.

 1 бала: Иртәдән үк кояш бүген,

Икенче төрле дисәм.

Сигезенче март җиткән бит,

Бүген бездә зур бәйрәм.

2 бала: Барлык, барлык хатын-кызлар,

Сез бәйрәмнең бизәге.

Сезне котлап, сезне зурлап,

Бәйрәм ясыйбыз әле!

3 бала: Әни, әнкәй, әниләр,

Сез иң якын кешеләр.

Сезне ярату хисләрен,

Аңлатырга юк сүзләр.

4 бала: Әнкәй җирдә иң зур кеше,

Бөекләрдән дә бөек,

Һәркемнең тормыш юлында

Әнкәй булган иң элек.

5 бала: Әнкәйдән күчкән туган тел,

Әнкәй биргән саф күңел,

Әнкәй аша безгә кергән,

Туган җирем, туган ил.

6 бала: Әнкәем моңлы җырларын

Бишекләрдә көйләгән,

Тукай, Андерсен әкиятләрен

Кичләр буе сөйләгән.

7 бала: Зур рәхмәт сезгә, әниләр,

Тормыш бүләк иттегез.

Бүген безнең чыгышлардан

Концерт карап китегез!

Җыр “Без бүген җыр җырладык”

Залга музыка астында бик зур йомырка тәгәрәп керә. Эчендә бала кычкырып җибәрә.

-Әй-әй-әй, чыгарыгыз мине, миңа ярдәм итегез!

Йомырка ярылып китә, чеби чыга.

Чеби: Менә бит, килеп тә чыктым.

Тирә- якка карана.

-Әни!

Алып баручыны кочаклый.

Алып баручы: Юк шул, мин синең әниең түгел.

Песи керә. Чебине сыйпап әйтә.

Песи: Мяу, мяу, минем кызым,

Әйдә тизрәк өйгә кайтыйк!

Төшке аш вакыты җитә

Бирермен сиңа конфет.

Чеби: Конфет?

Песи: Пышылдап читкә карап әйтә.

Башта уйнап алырбыз, ә аннан мин сине, йомшагым, мин сине ашармын!

Чеби: Ашармын? Ничек ашармын?

Алып баручы: Тукта, тукта, Мияубикә, башта безнең белән уйнап ал. Күзләреңне бәйлибез дә, сине уртага утыртабыз.

Уен “Утыр, утыр, Мияубикә”(“Әнисә” көенә)

(Балалар “тычканнар” кебек түгәрәк буйлап җырлап йөриләр.)

    Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

    Матур итеп җырлыйбыз.

    Уртада Песи утыра –

    Тычканнар, без тын булыйк, (Туктап калалар һәм әйтәләр):

    Песине без уятмыйк.

    Бик сак кына атлыйк. (Шул сүзләрдән соң Песи уяна һәм балаларны куа башлый).

Уен вакытында чеби кача.

Песи: Балалар, ә чеби кайда? И-и, минем чебием югалды, кая китте микән?

Алып баручы: Син, Мияубикә, хәйләләп маташма әле!Тизрәк китүеңне кара. Безнең балалар песи балаларын яхшы беләләр. Бар, кит тизрәк!

Песи чыга. Чеби зал буйлап йөри. Су буеннан үрдәк үзенең бәбкәләре белән килеп чыга

“Үрдәкләр биюе”

Чеби (үрдәкләр янына килә):  Сез минем әниемме?

Үрдәк: Юк, менә минем бәбкәм янымда. Син безгә охшамаган.

Өч бака керә.

Җыр Ква-ква-ква!

Бакалар Чебине уртага алалар.

Чеби: Рәхмәт сезгә, бакалар, бик матур җырладыгыз. Сез дә минем әнием булмадыгыз. Ә мин юлымны дәвам итим.

Алып баручы: Тукта әле, чеби, әйдә, без синең белән бергәләп әниеңне эзлик. Я тагын бәлага юлыгырсың.

Зал буйлап йөриләр.

Агачлар арасыннан эт килеп чыга

Эт: Һау! Һау! Хәерле көн!

Алып баручы: Сине күрүгә без бик шат. Син бәлки безгә ярдәм итәрсең?

Эт: Ә нәрсә булды?

Алып баручы: Менә бу чеби яңа гына йомырка эченнән чыккан, үзенең әнисен белми, иртәдән бирле эзли. Син ярдәм итә алмассыңмы?

Эт: Ә сездә аның әнисенең сурәте юкмы соң?

Алып баручы: Юк шул. Безнең ишек алдында яшәүчеләрнең сурәтләре бар. Менә алар.

Битлекләрне ала.

Тик болар монда буталып беткәннәр. Хәзер нишләргә инде?

Эт: Балалардан ярдәм сорап карыйк.

Уен: “Әниләрен эзләп тап”

Алып баручы: Менә хәзер белдеңме инде, чеби: казның- каз бәбкәсе, үрдәкнең- үрдәк бәбкәсе була икән бит.

Шулвакыт тавык елап керә.

Тавык: Бер йомыркам җитми бит. Миңа нишләргә, каян эзләргә? Бәлки тәгәрәп киткәндер?  Карый .

Ә бәлки төлке алгандыр? Миңа нишләргә инде? Каян эзләргә инде?

Эт: Һау! Һау! Еламагыз, Чуаркай. Менә сезнең балагыз!

Чеби: Менә бит, мин сине таптым, әнием! Әнием, мин сине бәйрәм белән котлыйм. Бәхетләр телим сиңа, әнием.

Алып баручы: Менә бит, чеби ничек зур үскән.

      Ана күңеле кебек җылы, нурлы

      Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

      Ана сөюе кебек чиксез тирән

      Җир йөзендә һичбер диңгез юк!

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул! Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк.

  Ә хәзер безнең балалар  әниләрен уйнарга һәм биергә чакыралар.

Җырлы-уен “Тётя Весельчак”(Утырмыйлар)

Беренче бала: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый?

Беләбез һәммәбез дә.

Икенче бала: Бүген әниләр бәйрәме

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлеп карый,

Гөлләр шуңа шатлана.

Өченче бала: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, әниләребезгә нинди ягымлы сүзләр әйтеп була?

Уен “Кем күбрәк назлы сүзләр әйтә?”(Утыралар)

Алып баручы: Бигрәк матур сүзләр әйттегез. Әниләрегезнең күңеле булгандыр.

 Тавык: Ә хәзер олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле әбиләребезне дә бәйрәм белән котлыйк әле.

Бала  Өйгә кайтсам, өй балкыган –

           Өйгә нур иңгән!

           Ерак җирне якын итеп,

           Әбием килгән!

           Үзен ничек сагынганны

           Белгән ул, белгән!

           “Күрим әле улымны!” – дип,

           Әбием килгән!

Бала  Әниемнең әнисе –

           Әбием була минем.

           Әби генә түгел әле,

           Ул минем дәү әнием.

           Тәмле ашлар пешерә,

           Матур гөлләр үстерә.

           Өебезнең нуры ул,

           Барыбыздан олы ул.

Алып баручы: Әбиләрне котлап җыр да җырлыйк әле.

Җыр “Ах, какая бабушка!”

Алып баручы: Я , нәрсә диярсең, Тавык?

Тавык: Әбиемнең кәҗәсе

               Бакчада кәбестәдә.

               Рәхәтләнеп уйнамагач

               Сез монда нәмәстәгә?

Менә уйный белмисездер әле.

Алып баручы: Уйный да беләбез без. Менә хәзер уйнап та күрсәтербез!

Уен “Носкиның парын тап”(Әбиләр һәм балалар)

Тавык: Әй, кызык та булды соң! Тагын нәрсә күрсәтәсез инде?

Алып баручы: Менә сине биетәбез.

                            Бие әле, бие әле,

                            Биегәнең юк әле!

                            Сине матур бии диләр,

                            Биетеп карыйк әле!

    Тавык бии.

Алып баручы: Булдырдың! Менә безнең балалар да биеп күрсәтсеннәр әле сиңа, Тавык. Бәйрәм бәйрәм булмас иде,

Бергәләп биемәсәк.

Әниләрне чакырабыз

Хәзер биергә димәк!

Әни белән биюләре,

Бигрәк рәхәт күңелгә.

Бәйрәмебезне матурлап,

Биибез хәзер бергә!

                                              Танец с мамами

Алып баручы: Тагын бер кат һәммәгезгә

                            Чын күңелдән зур рәхмәт!

                            Бәйрәм белән котлап

                            Җырыбыз булсын бүләк.

Җыр “Әниләр өчен бию”

Тавык: Кыт-кытак, кыт-кытак, балалар, сез миңа йомшак сары чебиемне табып бирдегез, мин дә сезне бәйрәм белән котлап, кечкенә генә бүләк калдырам. Кыт-кытак, кыт-кытак!

Йомырка сала һәм чыгып китә.

Алып баручы: Балалар, бу бит гади йомырка гына түгел, ә серле йомырка икән.

Балаларга “Киндер-сюрприз” таратыла.

1 бала: Әниләр, әниләр,

Безнең якын кешеләр.

Сез кадерле, сез изгеләр,

Чөнки безнең ӘНИЛӘР!

2 бала: Һәрчак сәламәт булыгыз,

Нур чәчсен күзләрегез.

Бәхет-шатлыкка сөенеп,

Елмайсын йөзләрегез!

3 бала: Без дә сезне борчымаска,

Тыңларга сүз бирәбез.

Үзебез ясаган бүләкләрне

Сезгә бүләк итәбез!

Бергә: Рәхмәт сезгә, әниләр!

 Бәйрәм белән, әниләр!

Балалар бүләкләрен тапшыралар.

Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр! Сезнең алда баш иябез. Безгә шундый күп шатлык, елмаю бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ничә яшь булсада, күңелегез һәрвакыт яшь, чибәр, мөлаем булып калыгыз.Барыгызга да зур уңышлар, шатлыклар телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, озак-озак яшәргә язсын.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

64 НЧЕ   КАТНАШ ТӨРДӘГЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМ

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРГА

БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Килешенде

64 нче “Сөембикә”

балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

А.Н.Гарифуллина________________

“Раслыйм”

64 нче “Сөембикә”

балалар бакчасы мөдире

________________Н.Р.Мирхазова

 “Әнием, иң кадерлем син минем”

                  Уртанчылар төркеме өчен

 4 нче төркем

Төзеде: муз.җитәкчесе

                                                                   Шайдуллина Ф.Ш.

Түбән Кама 2022


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку для детей средней группы Тема: “ Безнең кунаклар

Цель: Развитие татарской речи детей, используя слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях.  Задачи: 1. Формировать у детей первоначальные умения и навыки практическ...

Сценарий спортивного праздника по ПДД "Буратино не зевай, а правила дорожные соблюдай!" для детей средней группы

Сценарий праздника по ПДД для детей средней группы. Создан с целью формирования у детей навыков безопасного поведения на дорогах города, закрепления знаний о светофоре, правилах перехода улицы и...

Проектная работа "Дидактические игры для закрепления знаний татарского языка у детей среднего и старшего дошкольного возраста в музыкально-игровой деятельности"

Проект раскрывает содержание методической разработки по использованию музыкально-дидактических игр для формирования у детей среднего и старшего дошкольного возраста интереса к татарскому языку и культ...

Методическое пособие "Дидактические игры для закрепления знаний татарского языка у детей среднего и старшего дошкольного возраста в музыкально-игровой деятельности"

Методическая разработка представляет собой комплекс дидактических игр, направленных на активизацию в речи детей родного, второго (татарского) языка....

Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке для детей подготовительной группы

Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке  для детей подготовительной группы...

Сценарий осеннего праздника “Аулак ой” на татарском языке для детей подготовительной группы в ДОУ

Сценарий осеннего праздника “Аулак ой” на татарском языке  для детей подготовительной группы в ДОУ Бэйрэмнен максатлары:1. Балаларны татар халкынын гореф-гадэтлэре, борынгы йолал...

Развлечение «День родного языка» для детей средней группы с целью актуализации знаний детей на родном языке по теме «Семья», «Ненецкие игрушки», «Одежда»

Развлечение «День родного языка» для детей средней группы с целью актуализации знаний детей на родном языке по теме «Семья», «Ненецкие игрушки», «Одежда»...